Оча төбе хирургиясе

2012 елның 27 марты, сишәмбе

28 нче марттан 31 енә кадәр Казанда Бөтенроссия «Оча төбе хирургиясе» конференциясе үтәчәк.
Конференция эшендә операция ясаучы гинекологлар, алдынгы урологлар һәм проктологлар
катнашачаклар. Дүрт көн эчендә табиблар инновацион материаллар һәм системалар кулланып,
минимум хирургия кысылышы кертә һәм терелү чорын кыскарта торган яңа төр операцияне
үзләштерәчәкләр. 

Конференция м.ф.д. профессор Виталий Фёдорович Беженарь һәм шулай ук Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Казан хөрмәтле кунаклары катнашуында үтәчәк. Тренинг кысаларында
Д.О. Отта исемендәге Фәнни Тикшерү Институты акушерлык һәм гинекология операция кабинетыннан
туры тапшыру булачак (Санкт-Петербург). Катнашучыларга кадаверега операция ясар өчен төп юнәлешләр һәм операция ясау
техникасын эшкәртү, һәм шулай ук, стресслы бәвелен тота алмауны оператив дәвалау, уретрада
реконструктив операцияләр күрсәтүче видеосессияләр күрсәтеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International