Кан әйләнеше системасы авыруларыннан халыкның үлеме саны 15,6% ка төште

2012 елның 3 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасының демографик ситуациясендә 2012 нче елның беренче айларында позитив
динамика сакланды: туучылар саны үлүчеләр саныннан 911 кешегә югары. 
«Шулай итеп, 2012 нче елның берничә ае нәтиҗәләре буенча туучылар саны күрсәткече 8,8% ка арты,
халыкның үлеме саны 4,0% ка түбәнәйде. Соңгы вакытта муниципаль дәвалау-профилактика оешмаларының медицина эшчеләре белән авыруны иртә стадияләрдә ачыклауга
юнәлтелгән өстәмә эш үткәрелде. Эшләнгән эшнең нәтиҗәсе булып халык үлеме санының кимүенә
тәэсир иткән беренчел буын профилактика эшләренең яхшыруы торды», - дип билгеләде министр
Айрат Фәррахов. 

Чираттагы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы аппарат киңәшмәсендә 2012 нче елның 2 ае
буенча 2011- 2010 нче елларның тиңдәш шул чоры белән чагыштыруда Татарстан Республикасы
демография ситуациясе турында сөйләшенде. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, гомуми
үлем саны структурасында кан әйләнеше әгъзалары, инфаркт, инсульт авыруларыннан, тышкы
сәбәпләрдән һәм үз үзенә кул салудан үлүчеләр саны кыскарды. Әмма юл транспорт
һәлакәтләреннән хезмәткә сәләтле яшьтә үлү саны үсте дип билгеләп үтәргә кирәк. 
«Әгәр динамикага игътибар итсәк, бүген кан әйләнеше системасы авыруларыннан халыкның үлеме
саны 15,6% ка төште , инфаркттан - 13,4%, инсульттан - 13,7%, - дип әйтте ведомство башлыгы
А.З. Фәррахов - Һичшиксез, шундый динамика диагностиканы яхшырту һәм скрининг программалары
һәм халыкны өстәмә диспансерлаштыру кысаларында профилактика чараларын эффектив үткәрү
белән бәйләнгән».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International