Табиблар балага уникаль операция ясадылар

2012 елның 4 апреле, чәршәмбе
Үткән көннәрдә Балалар республика клиник больницасында балага уникаль операция ясалды.
БРКБ ның диагностик мөмкинлекләре табиб-эндокринологларга балада бик сирәк авыру барын ачыкларга рөхсәт иттеләр. Үткәрелгән оператив тикшерүдән соң балада «Сул бөер өсте бизенең альдестеромасын» таптылар. Шуннан соң табиблар тарафыннан «Бердәм ретроперитонеоскопик керү методикасы буенча сул як адреналэктомия» уникаль операциясе ясалды. Операция өстәле артында Казан шәһәренең балалар уролог-андрологы м.ф.д. Н.Р. Әкрәмов, Ш.К. Тәһәветдинов һәм БРКБ ның башка белгечләре эшләделәр.
Инде операция өстәлендә ук баланың артериаль басымы нормальләште. Хәзер кечкенә пациент үзен яхшы хис итә, бөтен кирәкле медицина ярдәмен ала, һәм тиз арада әти-әнисен шатландыра алачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International