Кызамык югары йогышлы инфекция булып тора

2012 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшмәләр залында селектор
киңәшмә үтте. Киңәшмә вакытында кызамык белән авырулар саны буенча эпидемиологик ситуация
һәм Татарстан Республикасында авыруны кисәтү чаралары турында сөйләшенде.
Бүген Сәламәтлек саклау оешмаларының төп бурычы - кызамыкка каршы балаларга, үсмерләргә
һәм олыларга вакцинацияләр ясауны, вакцинацияләрдән баш тарту дәрәҗәсен киметүне, кызамык
учаклары регистрацияләнгән вакытта үз вакытында эпидемиягә каршы һәм профилактика чаралары
комплексын үткәрүне тәэмин итү.

Кызамык югары йогышлы инфекция булып тора һәм аны хәтта берничә сәгать элек авыру булган
бүлмәгә кереп тә йоктырырга мөмкин. Кызамык белән авырмаган һәм аңа каршы прививка
ясатмаган кешеләрнең 96% ы авыру белән контакттан соң зур ихтималлык белән ничә яшь булуга
карамастан авырыйлар. 
Соңгы ике ел эчендә Европа регионында кызамык буенча ситуациянең кискен кыенлашуын билгеләп
үтәргә кирәк. Авырулар санының үсүе 43 дәүләттә теркәлгән. 2011 нче елның көзендә 
Дөньякүләм
сәламәтлек саклау оешмасы кызамык эпидемиясе турында рәсми белдерде. 
Үткән елда балалар кызамык белән авыручыларның гомуми саныннан 60,4% ын тәшкил итте. 

Прививка ясатмаган кешеләр авыручылар санының балалар арасында 84%, олылар арасында -
73% ын тәшкил иттеләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International