Бүген «Ел табибы - ак чәчәкләр-2012» республика бәйгесе старт алды

2012 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе
Исегезгә төшерәбез, бу елда бәйге юбилейлы, бишенче тапкыр үткәрелә. Төрле елларда бәйгенең
җиңүчеләре булыр сәламәтлек саклау оешмалары җитәкчеләре, табиблар, укытучылар, медицина
эшчеләре, тармакның ветераннары һәм башкалар сайландылар. Ел саен җиңүчеләрнең төп приз -
автомобиль алуы шулай ук гореф-гадәткә әйләнде. Җиңүчеләрне хөрмәтләү июньдә Медицина
эшчеләре көне алдыннан булачак.
«Ел табибы - ак чәчәкләр-2012» бәйгесендә катнашу өчен эшләр төрле номинацияләрдә кабул
ителәләр. Җиңүчеләрне ачык сайлау ярдәмендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау
министрлыгының Иҗтимагый киңәше билгели. Бу елда җиңүчене билгеләүдә мөһим рольне
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында оештырылган
интернет-сайлау уйнаячак. 
Эшләр Казан шәһәре, Островский урамы, 11/6 йорт адресы буенча Сәламәтлек саклау
министрлыгының кадрлар бүлегендә кабул ителәләр. Кандидатураларны тәкдим итү сораулары
буенча (843) 231 79 17, 231 79 18 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International