БРКХ белгечләре Яр Чаллыда мастер-класс үткәрделәр

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә ТР ССМ баш штаттан тыш балалар хирургы, БРКХнең хирургия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Владимир Филатов һәм ТР ССМ баш штаттан тыш балалар урологы, профессор Наил Акрамов килеп киттеләр. Алар КБМҮнең администрациясе һәм профильле бүлекләренең мөдирләре катнашында эш киңәшмәсе уздырдылар, анда балалар хирургия һәм уроандрология хезмәтенең киләчәк үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Клиника хезмәткәрләре өчен куык-сидек юлы рефлексы булган балаларга югары технологияле ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International