Казанда «Кичектергесез консультатив ашыгыч медицина ярдәме – хәзерге заманның көнүзәк чакырулары һәм аларны нәтиҗәле җиңү юллары» дигән Халыкара катнашу белән бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе эшен башлады. Конференция башында ук җыелучылар Керчь колледжында шартлау һәм ату вакытында һәлак булганнарны искә алдылар. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Ашыгыч медицина ярдәме буенча баш штаттан тыш белгече Сергей Багненко билгеләп үткәнчә, мондый хәлләрдә ашыгыч ярдәм хезмәтенең роле бик зур. Конференция эшендә бөтен Россиядән танылган галимнәр, табиблар, сәламәтлек саклауны оештыручылар һәм фәнни-тикшеренү институтларының җитәкчеләре катнаша.