ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков фин компанияләренең вәкилләре белән очрашты

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков «Finnish Business Goes Kazan 2018»  эшлекле форумында катнашу өчен Казанга килгән фин компанияләренең вәкилләре белән очрашты. Хельсинки шәһ.Университет хастаханәсенең, Дократес онкология клиникасының һәм медицина оешмаларының гигиенасында специальләшкән KiiltoClean компаниясенең резидентлары үз оешмаларын тәкъдим иттеләр һәм Татарстан партнерлары белән мөнәсәбәтләрне үстерүнең мөмкин вариантларын билгеләделәр. Марат Садыков билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Финляндиянең медицина өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлеге өчен мөмкинлекләре күп. Министр ассызыклаганча, Татарстан сәламәтлек саклавы сәламәтлек саклау системасын оештыру өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә алмашу өчен әзер һәм ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International