Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе (ТКҮРКПХ) кардиологлары квалификация күтәрү курсларын уздылар. Бер көн элек табиблар сертификат алу өчен йомгаклау имтиханын тапшырдылар. Ай дәвамында 23 кардиолог, шул санда Әлмәт, Яр Чаллы һәм Казан белгечләре өчен лекцияләр Казан дәүләт медицина университеты Квалификацияне күтәрү факультетының (ККФ) кардиология кафедрасының доцентлары Гадел Камалов һәм Зөлфия Галиева һәм профессор-укытучылар составы (ПУС) алып бардылар.
Кардиология белгечлеге буенча квалификация күтәрү курсларын табиблар биш елга бер тапкыр узалар. Бу яңалык белү генә түгел, коллегалар белән тәҗрибә уртаклашу өчен дә яхшы мөмкинлек.