Атна эчендә Казанның ашыгыч хезмәт табиблары кешеләр коткарырга 7651 тапкыр чыктылар, алар арасында җәмәгать урыннарына – 1278 чакыру. Бәхетсезлек очракларына узган атнада медиклары 983 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 57 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 57 кеше зыян күрде, 36 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 18 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 71 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5925 чакыру үтәлде, аларның 53 – көчле миокард инфарктлары, 190 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы.