Студент яшьләре арасында ирләр сәламәтлеге темасына иң яхшы лекция материалына Республика конкурсында йомгак ясалды
2018 елның 29 октябре, дүшәмбе
Республика медицина профилактикасы үзәгендә Казан дәүләт медицина университетының һәм Казан Федераль университетының студент яшьләре арасында ирләр сәламәтлеге темасына иң яхшы лекция материалына Республика конкурсының икенче йомгаклау туры булды.
Быел чакырылган докладчылар арасында "Л.Н. Ганиева ис. 4 нче шәһәр поликлиникасы" ДАССУның диагностика бүлеге мөдире, табиб-кардиолог Андреев Михаил Андреевич та бар иде.
Татарстан Республикасының шифаханә-курорт комплексы, чара йомгаклары буенча 15 алтын һәм 3 бронза медаль яулап, Россия шифаханәсе лидерларының берсе статусын раслады.