9 нчы апрельдән 15 нче апрельгә кадәр шәһәр ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары 7173 тапкыр кешеләр коткарырга бардылар, алардан иҗтимагый урыннарга – 1147 чакыру. 907 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга бардылар, алардан юл-транспорт һәлакәтләренә – 31 тапкыр. Бу ДТП ларда 29 кеше зарар күрде, 10 сы дәвалау оешмаларына китерелде, ике кеше һәлак булды. Янгыннарга медиклар5 тапкыр бардылар, аларда 3 кеше зарар күрде, берәү үлем белән тәмамланды.
Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясенең бүген хәбәр итүе буенча, медиклар бала табуга 59 тапкыр бардылар. Төрле авырулар буенча 5523 чакыру үтәлгән, алардан үткен миокард инфаркты – 71, үткен ми кан әйләнеше бозылу буенча – 177.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны буйлап «03», ә кәрәзле телефон буйлап - «030» (бушлай) номерын җыеп шалтыратырга кирәк. Әгәр шалтыратып та тоташа алмыйсыз икән, тормышка куркыныч янаган халәтләр вакытында «112» номеры буйлап шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсезләр sms-хәбәр җибәрәләр.
Авыру яки зарар күрүчегә ашыгыч ярдәм бригадалары тиз юнәлсеннәр һәм вакытында медицина ярдәмен күрсәтсеннәр өчен чакыручы чакыруны алучы «03» фельдшерының (диспетчерының) барлык сорауларына да аермачык һәм төгәл итеп дип җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, чакыру урынын һәм адресын (шәһәр районын, урамны, фатир номерын, йортның катын, код һәм подъезд номерын), ориентирларны, авыру яки зарар күрүченең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Әгәр фельдшер, билгеләнгән сорауларга тулы җаваплар алып, чакыручыга «Сезнең чакыруыгызны алдык» дип җавап бирә, чакыруны кабул итү вакытын атый һәм адресны кабатлый икән, чакыру алынган дип санала.