Казанда «Россиянең репродуктив потенциалы: казан укулары» дигән VI Бөтенроссия семинары узачак

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

2018 елның 15 ноябреннән башлап 17 ноябренә кадәр Казанда «Россиянең репродуктив потенциалы: казан укулары» дигән VI Бөтенроссия семинары узачак, анда Россиянең әйдәүче акушер-гинекологлары һәм репродуктологлары катнашачаклар.

Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаячаклар:

  • Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Садыков Марат Наил улы,
  • РФ атказанган фән эшлеклесе, РФА әгъзасы-корр., проф. Радзинский Виктор Евсей улы (Мәскәү),
  • Идел буе федераль округында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече- акушер-гинекологы, проф. Фәтхуллин Илдар Фәрит улы,
  • КДМУ ректоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзасы-корр., проф. Созинов Алексей Станислав улы,
  •  КДМА ректоры, РФА әгъзасы-корр., проф. Хәсәнов Рөстәм Шамил улы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International