Түбән Кама шәһәренең 2нче номерлы сырхауханәсендә Кама аръягы гастроэнтерология мәктәбе булды. Түбән Кама табиблары алдында КДМА терапия, гериатрия һәм гаилә медицинасы кафедрасы доценты Зарина Галеева һәм КФУ ФМһәмБИ клиник медицинасының фундаменталь нигезләре кафедрасы мөдире Сәйяр Абдулхаков чыгыш ясадылар. Казан кунаклары ашказаны-эчәк авырулары белән интегүче авыручыларны дәвалау схемаларында үзгәрешләр турында сөйләделәр, шулай ук коллегаларының сорауларына җаваплар бирделәр.