Бүген «Югары Ослан үзәк район хастаханәсе» ДАССУдә Бөтендөнья диабет белән көрәшү көне кысаларында «Диабет көне» узды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССУнең, «Казан эндокринология диспансеры» ДАССУнең, фармацевтика компанияләренең һәм башка оешмаларның булышлыгы белән «Татарстан Республикасының Диабетик Ассоциациясе» Иҗтимагый учреждениесе оештырды.