Бүген Казанда «Россиянең репродуктив потенциалы: казан укулары» дигән VI Бөтенроссия семинары узды. Семинар эшендә Россиянең әйдәүче акушер-гинекологлары һәм репродуктологлары катнашалар.
Семинарны ачу кысаларында «Идел буе федераль округының акушерлык-гинекология юнәлешендәге иң яхшы медицина оешмасы — 2017» конкурсына (МАРС версиясе буенча) тантаналы рәвештә нәтиҗәләр ясалачак.
ЛПУ җитәкчеләре һәм сәламәтлек саклау оештыручылары өчен «XXI гасырның Баш табибы» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли семинары узачак, анда аудиториянең игътибары медицина оешмаларын финанслау, медицина ярдәмен күрсәтү сыйфаты, хезмәткәрләрнең хезмәте өчен түләү һәм аны нормага салу мәсьәләләренә юнәлтеләчәк.