Казанда дерматовенерология һәм косметология өлкәсендә илнең әйдәүче белгечләре көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышалар

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда дерматовенерология һәм косметология өлкәсендә конференция ачылды. Фәнни-гамәли чара 2 көн дәвам итәчәк: 15 һәм 16 ноябрьдә.

Тантаналы ачу ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченкога бирелде. Ул мондый чараларның тармакны үстерү, табибларның квалификациясен арттыру өчен аерым әһәмиятле булуын ассызыклады.  Конференция программасы чикләрендә дерматовенерологиянең һәм косметологиянең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу, «дерматовенерология» белгечлеге буенча Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклау өлкәсендә Эксперт советының профильле комиссиясе утырышы планлаштырыла. Шулай ук әйдәүче белгечләрнең дерматовенерологларның һәм косметологларның пленар докладлары, секцион утырышлар һәм сателлит симпозиумнар үткәреләчәк. Конференция үткәрү көннәрендә эстетик һәм олы яшькә каршы медицинада кулланыла торган дару препаратлары, медицина җиһазлары, косметик эшләнмәләр һәм чаралар күргәзмәсе эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International