Казанда ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру чикләрендә Иҗтимагый совет утырышы булачак

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Казанда 2018 елның 28 ноябрендә 10 сәгатьтә Островский ур, 11/6 адрес буенча ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру чикләрендә Иҗтимагый совет утырышы булачак.

Иҗтимагый советта масса-күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм алдан теркәлү узган республика гражданнары катнаша ала (гариза-анкетаның формасы – «Пресс-релизлар» бүлегендә).  Алдан теркәлмәгән кешеләр Иҗтимагый совет утырышы үткәрелә торган бинада буш урыннар булган очракта гына чарада катнаша алалар. Тутырылган анкетаны электрон почта Elza.Mardanova@tatar.ru. адресына җибәрергә кирәк. Карап тикшерү срогы– 3 эш көне. Гариза бирү чик вакыты – 21.11.2018 ел.

Игътибар: тулы булмаган мәгълүмат бирелгәндә катнашудан баш тартачаклар. Катнашучылар исемлеге 2018 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International