2018 елның 14 ноябрендә ИБФОда РФ Президентының тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров №204 «2024 елга кадәр периодка Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Россия Президенты Указының мөһим юнәлешләрен гамәлгә ашыруга регионның хәзерлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Регионны Россия Президенты куйган бурычларны үтәүгә хәзерләү буенча фикер алышу сәламәтлек саклау мәсьәләләреннән башланды.
Полпред билгеләп үткәнчә, иң мөһим бурычлар — халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү мөмкинлеген арттыру, онкология һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш чараларын гамәлгә ашыру һәм балалар сәламәтлек саклавын үстерү. Бүгенге көндә регионда кардиологлар һәм неврологлар белән тәэмин ителешнең түбән күрсәткечләре күзәтелә.
Киңәшмәдән соң Игорь Комаров һәм Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов «Ана һәм бала» күп профильле амбулатория клиникасын ачу тантанасында катнаштылар, анда гинекологик һәм перинаталь ярдәм күрсәтү эшнең төп юнәлеше булачак. Хәзерге заман дәрәҗәсендә медицина ярдәме күрсәтү өчен клиника әйдәүче дөнья һәм россия җитештерүчеләренең югары технологияле җайланмалары белән җиһазландырылган.