Әлмәттә Сәламәтлек десанты көчәя

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә Әлмәт медицина профилактикасы үзәге «Сәламәтлек десанты» кысаларында күчмә очрашуларны дәвам итә. Өч көн дәвамында нефть институты студентлары һәм укытучылары, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм сәүдә-күңел ачу үзәгенә килүчеләр өчен кире элемтә белән танып белү әңгәмәләре оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International