Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ИБФОда РФ Президентының тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров кичә Казанда ачылган «Ана һәм бала» клиникасына килеп киттеләр.
Медицина учреждениесенең баш табибы Евгений Юпатов сөйләгәнчә, әлеге учреждение - «Ана һәм бала» компанияләр төркеменең Татарстанда беренче клиникасы: «Бу медицина үзәге генә түгел, ул алдынгы медицина һәм белем бирү технологияләрен берләштерә. Безнең компания башында Россия Фәннәр Академиясе академигы Марк Аркадий улы Курцер тора. Без диагнозлар куеп, дәвалыйбыз гына түгел, ә табибларны укытабыз да – шунысы бүген бик мөһим».