Чистайда капиталь ремонттан соң 2017-2018 елларга ТР сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү һәм ныгыту буенча республика программасын гамәлгә ашыру чикләрендә яңартылган гомум-табиб практикасы кабинетлары ачылды. Учреждениеләр Кирпеч заводы, Тегермән мәйданы һәм Медиклар йорты микрорайоннарында үз эшләрен башлап җибәрделәр.