Казанда Бөтенроссия студент медицина отрядларының форумы узачак

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

21-23 ноябрьдә Казанда бөтен илдән 350 яшь кеше катнашуында Бөтенроссия студент медицина отрядларының форумы узачак. Казан дәүләт медицина университеты җирлегендә форумда катнашучылар медицина белеме, фән, сәламәтлек саклау системасы өлкәсендә үз белемнәрен киңәйтә, булачак табибны формалашуда студент медицина отрядларының роле турында фикер алыша, шулай ук доброволецлар өлкәсендә иң яхшы студент инициативалар тәҗрибәсен үзләштерә алачаклар. Форум эше нәтиҗәләре буенча Резолюция кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International