«ФАПларына IT» президент проекты Әлмәттә уңышлы гамәлгә ашырыла

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

«ФАПларына IT» проекты пилот режимында Әлмәт авыл бистәләре җирлегендә гамәлгә ашырыла һәм югары тизлекле интернетны тоташтыруны һәм фельдшер-акушерлык пунктларын компьютер техникасы белән тәэмин итүне үз эченә ала. Хәзерге вакытта бөтен ФАПлар интернетка тоташтырылган, Әлмәт районының медицина оешмалары белән ерактан торып телемедицина консультацияләрен үткәрү өчен хәзерге заман компьютерлар һәм җиһазлар белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International