«Татар-информ» МАда ирләрдә онкология авырулары белән көрәшүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансерының урология бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Марат Насруллаев, 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең Эндоурология үзәге мөдире Владимир Перчаткин һәм уролог-андролог, сексолог Любовь Мумладзе катнаштылар.