Түбән Кама табиблары һәм автоинспекторлары аварияләрдә зыян күргән автомобиль хуҗаларына беренче медицина ярдәмен ничек дөрес итеп күрсәтергә кирәклеген күрсәттеләр. ТКМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе һәм Медицина профилактикасы үзәге белән берлектә ЮХИДИ оештырган акция ЮТҺ корбаннарын искә алу көненә туры китерелгән.