23 ноябрьдә Казан шәһәренең «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ җирлегендә «Хәзерге заман медицина күп профильле оешмасында кичектергесез ярдәм: проблемалар, бурычлар, перспективалар» дигән V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булачак.
Конференцияне оештыручылар – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, КДМУ, Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе. Әлеге конференция инде бишенче тапкыр үткәрелә һәм, һичшиксез, аның әһәмияте зур, чөнки кичектергесез медицина ярдәме – медицинаның аерым бүлеге ул. Илнең медицина хезмәткәрләре һәм чит ил коллегалары төрле техноген хәлләрдә, массакүләм зарарлану чыганакларында: җир тетрәүләрдә, су басуларда, ураганнарда төрле дәрәҗәдәге зыян күрүчеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтү проблемасы белән даими очрашалар. Юл һәлакәтләре «юл сугышы» характерын йөртәләр. Зыян күрүчеләрнең саны һәм җәрәхәтләнүләрнең авырлыклары даими рәвештә үсә.