Әлмәттә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен медицина карап тикшерүе үткәрделәр

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

1 декабрьдә билгеләп үтелә торган инвалидлар көне алдыннан Әлмәт медицина профилактикасы үзәгенең Сәламәтлек үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус медицина карап тикшерүе оештырылды.

Әлмәт район инвалидлар җәмгыятенең укыту-җитештерү предприятиесенең кием-салым һәм аяк киемнәрен ремонтлау пунктларында эшләүче утызга якын кеше шикәр һәм холестеринга кан бирде, күрү сәләтен һәм аяк кан тамырларының халәтен тикшерде, кан басымын үлчәде һәм сәламәт туклану турында буклетлар алды. Консультацияне табиб-терапевт Гаяз Муллахмәтов үткәрде. Кунаклар белән Әлмәт медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Руслан Хәмдиев аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International