КФУның Университет клиникасына Сычуань провинциясенең Кытай традицион халык медицинасы Фәннәр академиясе делегациясе килеп китте. Клиникада кунакларны бүлекләр эше белән таныштырдылар, кардиохирургия һәм гибрид операция бүлмәләре эшли торган операция блогын күрсәттеләр.
КФУның Университет клиникасының рефлексотерапия хезмәте эшенә аерым игътибар бирелде. Мөдир Гүзәл Марс кызы Кәримова очрашу барышында бүлектә кулланыла торган эш алымнары турында сөйләде, Кытайда белем алу тәҗрибәсе белән уртаклашты.