Диабет мәктәпләре Казанның өч сырхауханәсендә: 10нчы номерлы һәм 18нче номерлы шәһәр сырхауханәләрендә, шулай ук 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы сырхауханәдә узды. Чара шикәр диабеты белән пациентлар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен оештырылды. Эндокринологлар һәм кардиологлар шикәр диабеты белән авыручыларда йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм дәвалау турында сөйләделәр, артериаль кан басымын үлчәделәр һәм катнашучыларның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.