3нче номерлы мәктәпнең 5 А сыйныфы укучысы Илья Ельцов «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре эше белән эчтән танышырга теләде. Ашыгыч ярдәм станциясенә килеп, ул диспетчерларның ничек чакыруларны кабул итүләрен, табибларның һәм фельдшерларның ничек чакыруларга хәзерләнгәннәрен күрде, медицина персоналының ял итү бүлмәсенә кереп чыкты һәм табиблар белән аралашты. Илья ашыгыч ярдәм машинасында булды һәм аның җиһазларын өйрәнде. Әлбәттә, бишенче сыйныф укучысына пациентларга барырга рөхсәт ителмәде, тик малай зур куаныч белән берничә бригаданы чакыруларга озатты, телефонга бик күп фотосурәтләр һәм видеоязмалар ясады.