Чистай ҮРХнең Татар Ялтаны фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ольга Ильина «Медицина» юнәлеше буенча яшьләр арасында авыл территорияләрендә җәмәгать лидерларын ачыклау буенча Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады.
Конкурсны Россия Федерациясе Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантын файдаланып, РФ Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану сәясәте буенча комитеты булышлыгы белән Россия авыл яшьләре берлеге (РАЯБ) уздырды.