Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә «Хәзерге заман медицина күп профильле оешмасында кичектергесез ярдәм: проблемалар, бурычлар, перспективалар» дигән V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Пленар утырышта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко чыгыш ясады. Кичектергесез ярдәм өлкәсендә әйдәүче белгечләр төрле профильдәге (терапия, травматология, токсикология, кардиология, гинекология, хирургия һәм башкалар) пациентларга ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.