Казан дәүләт медицина университетында «Минем һөнәрем - минем киләчәгем!» дигән Бөтенроссия Студентлар медицина отрядлары форумы узды.
Форумның пленар утырышы кунаклары арасында РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) вәкилләре, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары В.В. Виниченко, ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Р.Н. Садыйков, Архангельск өлкәсе сәламәтлек саклау министры А.А. Карпунов, ТР Дәүләт Советы депутаты, РФ Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт, хезмәт мөнәсәбәтләре, профсоюзлар белән хезмәттәшлек һәм ветераннарга ярдәм итү комиссиясе рәисе урынбасары М.С. Киселев, «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма директоры М.И. Самошест, Архангельск өлкәсе «Архангельск өлкәсенең яшьләр хезмәт отрядлары штабы» ДАУсенең директоры В.Р. Соболев, Зәй ҮРХ баш табибы Р.Р. Амеров булдылар.