Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

2018 елның 12 декабрендә 14.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһ., Островский ур., 11/6 йорт

 

 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программасын үз эченә алган гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү гарантияләре; Татарстан Республикасы медицина оешмаларында Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен, махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле, медицина ярдәмен, ашыгыч, шул исәптән ашыгыч махсуслаштырылган, медицина ярдәмен һәм паллиатив медицина ярдәмен күрсәтү; медицина ярдәме күрсәткәндә дару препаратлары, дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары, медицина эшләнмәләре, дезинфекция, дезинсекция һәм дератизация чаралары белән тәэмин итү.

 

         Кабул итүгә алдан язылу (843) 231-79-20, 231-79-87 телефон номерлары буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International