Дәүләт челтәренең 8 нче номерлы даруханәсе үз ишекләрен ачты

2012 елның 24 апреле, сишәмбе

Үткән дүшәмбедә Балалар республика клиник больницасы янында дәүләт челтәренең 8 нче номерлы даруханәсе үз ишекләрен ачты. Бу даруханәнең ачылуы Балалар республика клиник больницасына килүчеләргә кирәкле дару чараларын һәм медикаментларны медицина оешмасыныннан турыдан-туры якынлыкта алырга мөмкинлек бирә.

Балалар республика клиник больницасы һәм анда булган 1 нче номерлы балалар консультатив хастаханәсе эшчәнлеге үзенчәлегеннән чыгып, ассортимент күпчелек дәрәҗәдә республиканың иң кечкенә гражданиннары өчен булган товарлар белән тулыландырылган.


Исегезгә төшерәбез, ел башыннан «Таттехмедфарм» Дәүләт унитар оешмасы халыкның сыйфатлы дару чараларында һәм медикаментларда булган ихтыяҗларын канәгатьләндерү максаты белән бөтен Татарстан буйлап инде 7 яңа даруханә оешмасы ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International