Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8900 тапкыр чыктылар, шулардан җәмәгать урыннарына – 1240 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1031 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 53 тапкыр. Бу ЮТҺдә 59 кеше зыян күрде, 2 кеше һәлак булды, 43 кеше дәвалау үчреждениеләренә китерелде. Янгыннарга медиклар 13 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 71 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6766 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 75, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 156.