Визит барышында Татарстан медиклары үзәкнең эше белән таныштылар. Учреждениенең баш табибы, м.ф. к. һәм югары квалификацион категорияле табиб Дмитрий Тарасов кунакларны дәвалауның иң яңа технологияләре һәм принциплары белән таныштырды. Учреждение медицинада яңа тенденцияләр һәм технологияләр артыннан күзәтә һәм аларны актив рәвештә кертә. Мәсәлән, анестезиология-реанимация бүлеге үзәгендә Россиядә беренче Intelli Space Critical Care and Anesthesia клиник мәгълүмат системасы кулланыла, ул анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия хезмәтен автоматлаштыру һәм мәгълүматлаштыру өчен эшләнгән. Сәфәрнең максаты – учреждениенең эшен өйрәнү һәм медицина ярдәмен күрсәтү процессын яхшыртырга һәм БРКХ базасында профилактикалауның, диагностикалауның һәм дәвалауның иң заманча алымнарын кулланырга ярдәм итәчәк тәҗрибә белән уртаклашу иде.