Атна эчендә Казанның ашыгыч хезмәт табиблары кеше коткарырга 8424 тапкыр чыктылар, аларның җәмәгать урыннарына – 1062 чакыру. 889 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга чыктылар, алар арасында ЮТҺгә – 43 тапкыр. Шушы ЮТҺдә 53 кеше зыян күрде, 29 кеше дәвалау учреждениеләренә тапшырылды. Янгыннарга медиклар 16 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 83 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6629 чакыру үтәлде, аларның 68 чакыру – көчле миокард инфаркты буенча,179 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 476 очракка кимеде (авырулар исәбенә). Мөрәҗәгатьләр саны ЮТҺ буенча – 10га, көчле миокард инфаркты буенча 7гә кимеде. Мөрәҗәгатьләр саны янгыннар буенча – 3кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча – 23кә, бала табулар буенча – 12гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 178гә кимеде.
«Ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.