Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты РКЙАХнә эш визиты белән килеп китте

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Е. Ю.Малинникова эш сәфәре кысаларында профессор А. Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә килеп китте.

Визитның максаты йогышлы авырулар хастаханәсенең эшчәнлеге белән танышу, стационар шартларда йогышлы авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләрен өйрәнү булды.

Хастаханә җитәкчеләре таныштыру экскурсиясе үткәрделәр, кунакны клиниканың структур бүлекчәләре белән таныштырдылар. Е. Малинникова учреждениенең консультатив-диагностика, кабул итү һәм бокс бүлекләре белән танышты. Йогышлы авыруларны диагностикалау буенча лаборатория хезмәте мөмкинлекләре һәм медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин булуын һәм сыйфатын арттыру буенча учреждениене үстерүнең клиник-оештыру моделе тәкъдим ителде.

Е. Ю. Малинникова клиникада эш процессының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм өзлексез медицина белеме кысаларында хезмәттәшлек итүдә һәм учреждениенең пилот проектларда катнашуында тирән кызыксынуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International