Теләче районында модульле ФАП ачылачак

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Теләче муниципаль районының Югары Кибәхуҗа авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеп бетте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 6 декабрендәге № 3166-р боерыгы белән 2018 елда Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында ФАП төзелешенә 2 904,10 мең сум күләмендә финанс чаралары бүлеп бирелде.

 Әлеге ФАП «Азнакай Нефтемаш заводы» ААҖ тарафыннан төзелде, аның мәйданы – 62,5 кв.м., тулысынча медицина җиһазлары һәм мебель белән җиһазландырылган.

Теләче муниципаль районының Югары Кибәхуҗа авылында фельдшер-акушерлык пункты 321 кеше яшәгән 1 торак пунктка хезмәт күрсәтә, шул исәптән: балалар – 8 кеше, эшкә яраклы яшьтәге – 213 кеше, пенсионерлар – 100 кеше. Теләче ҮРХ кадәр ара 12 км тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International