Түбән Камага эш визиты белән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков килеп китте. Түбән Кама муниципаль районында сәламәтлек саклау системасын үстерү буенча киңәшмәдән соң министр Түбән Кама мэры Айдар Метшин белән бергә капиталь ремонтка һәм яңа җиһазларга мохтаҗ булган ТКҮРКХ ДАССУнең хирургия бүлегенә килеп китте. Шулай ук министр Балалар шәһәр хастаханәсенең перинаталь үзәкле яңа туган балалар корпусын карады, анда ремонт сентябрь ахырында тәмамланган иде. Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдә КВД, психоневрология һәм наркология диспансерларында капиталь ремонт тәмамланды. Эшләр «ТР амбулатор-сырхауханә учреждениеләрен ремонтлау программасы» кысаларында башкарылган иде.