Казанда С.С. Зимницкий исемендәге Бөтенроссия клиник медицина конгрессы узачак

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

2018 елның 11 декабрендә Казанда халыкара катнашу белән С.С. Зимницкий исемендәге  I Бөтенроссия клиник медицина конгрессы узачак. Бөтен Россиядән төрле белгечләрнең 1000нән артык табиб эчке авыруларның актуаль мәсьәләләре турында уйлашу һәм теория һәм практика буенча фикер алышу өчен Казанга җыелачаклар.

 

Конгресс эшендә танылган галимнәр, табиблар, сәламәтлек саклауны оештыручылар, Клиник медицина өлкәсендә Халыкара лидерлар һәм бөтен Россиядән фәнни-тикшеренү институтларының җитәкчеләре катнашачаклар.

 

Конференция ачылышында чыгыш ясаячаклар:

 

Ләйлә Ринат кызы Фазлыева– Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,

Марат Наил улы Садыков– ТР сәламәтлек саклау министры,

Анатолий Иван улы Мартынов– РФА академигы, терапевтларның Россия фәнни җәмгыятенең Президенты (Мәскәү шәһ.),

Рөстәм Шамил улы Хәсәнов– КДМА директоры.

 

Конгресс оештыручылары: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, КДМА, КДМУ, Киров ис. хәрби-медицина академиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International