Яр Чаллыда сөт бизенең яман шешенә каршы профилактика акциясе узды

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

8 декабрьдә 6-нчы номерлы шәһәр поликлиникасы онкология диспансеры белән берлектә оештырылган «Яр Чаллы сөт бизенең яман шешенә каршы» акциясендә 280-дән артык хатын-кыз катнашты. Ультратавыш тикшерүен 90 кеше, маммографияне 71 кеше узды. Нәтиҗәдә, медицина хезмәткәрләре сөт бизе патологиясенең 28 очрагын ачыклады, шуларның 4се – күкрәкнең яман шеше очрагы. Нәтиҗәләр ахыргы түгел, чөнки хәзерге вакытта маммограф белән ясалган сурәтләрне эшкәртү дәвам итә. Атна дәвамында күрсәтмәләр буенча маммография тагын 42 хатын-кызга эшләнәчәк.

«Яр Чаллы сөт бизенең яман шешенә каршы» акциясенең максаты – сөт бизенең онкологик авыруларын иртә ачыклау. Тикшеренүгә быел тикшерелмәгән 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар чакырыла. Тикшерү түләүсез.

Чираттагы акция поликлиникада 15 декабрьдә узачак. Үзең белән паспорт һәм медицина полисын алып барырга кирәк. Белешмәләр һәм язылу өчен телефоннар: 51-50-50, 58-54-87.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International