Үткән көннәрдә авыл җирлегендә эшләүче медицина эшчеләре өчен сумка-укладкалар сатып алу соравы буенча киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.З. Фәррахов җитәкчелеге астында үтте. Киңәшмә эшендә шулай ук сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының башка әйдәүче белгечләре катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, республиканың авыл җирлекләрендә 932 827 кеше яши (Татарстанда яшәүче 3 786 488 дән 24,6%ы), 1 792 фельдшер-акушер пункты эшли. Барлык ФАПлар медицина эшчәнлегенә бирелә торган лицензиягә ия һәм мәҗбүри медицина иминләштерү системасында эшлиләр.
Районнарга чыгу вакытында күп ФАП фельдшерлары сумка-укладкаларының озак вакыт куллану белән бәйле заманча таләпләргә турыкилмәве билгеләнде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы проекты буенча йорт хуҗалыклары медицина эше өчен билгеләнгән 1 000 чамасы сумка-укладка эшләнмәләре белән җиһазландырылган булачак. Ел барышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 1000 сумка-укладка сатып алыначак. Бу сумкалар идеаль сыйдырышлылык белән беррәттән җиңел авырлыкка һәм табиблар куллануы өчен гаять уңайлы булуга ия. Фельдшер җыелмасының Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы теркәү таныклыгы һәм ярашканлык сертификаты бар.