2012 нче елның 4 нче май көнендә Югары медицина технологияләре Белем бирү үзәгендә профессор И.Г.Салихов хәтеренә багышланган «Ревматология бүген: гореф-гадәтләр дәвамында» фәнни-практик конференциясе үткәреләчәк.
Чара Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, КДМУ госпиталь терапия кафедрасы тарафыннан оештырылган. Конференция программасы Мәскәүдән, Казаннан һәм Ярославльдән булган киң профильле белгечләрнең чыгышларын күздә тота. Алар арасында: Е.Л.Насонов, А.С.Созинов, С.П.Якупова, А.В.Гордеев, Л.И.Мясоутова, Н.И.Коршунов, И.Ф.Ахтямов, И.С.Дыдыкина, Д.И.Әбделганиева һ.б.
Конференция кысаларында бүген йогышлы булмаган авырулар арасында беренче урыннарда торучы хәзерге заман ревматологиясенең аеруча актуаль сораулары буенча анализ үткәреләчәк. Пленар утырышларга «Спондилоартритлар», «Остеопороз», «Ревматология пациенты - аны нәрсә борчыганын без беләбезме?» кебек төп темалар чыгарылачак. Алар клиник очракларны тикшерү белән дәвам итәчәк.
Конференция тәмамлангач бөтен тыңлаучыларга катнашучы сертификаты, остеоартроз һәм НПВП буенча методика әсбабы биреләчәк.