7нче номерлы ШКХдә Россиянең баш реабилитологы һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министры очрашуы узды

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә Россиянең баш реабилитологы Г.Е.Иванова һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министры М.Н.Садыков очрашуы узды. Шулай ук очрашуда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А.Осипов, Казан шәһ.7нче номерлы ШКХ баш табибы А.М.Делян, ТР ССМ баш реабилитологы Р.А.Бодрова, ТР ССМ баш ангионеврологы Д.Р.Хәсәнова катнаштылар. Очрашуда белгечләр Татарстанның реабилитацион хезмәтен алга таба үстерү тактикасы, шулай ук Казан шәһәренең эре клиникалары РКХ, БРКХ, 7нче номерлы ШКХ җирлегендә реабилитация үзәкләрен булдыру турында фикер алыштылар. РФ ССМ баш реабилитологы Галина Евгеньевна Иванова билгеләп үткәнчә, Татарстанда тернәкләндерү хезмәте уңышлы һәм үрнәк алырлык булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International