Никольская Л.Д. 81нче яшендә вакытыннан алда вафат булды

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

81нче яшендә озак авырганнан соң, Татарстан Республикасы наркология хезмәтенә нигез салучы, «СССР сәламәтлек саклау отличнигы», «ТРның Атказанган табибы» Никольская Любовь Дмитрий кызы вакытыннан алда вафат булды.

Оештыру сәләтенә һәм һөнәри осталыгына ия булган Любовь Дмитрий кызы республикада мөстәкыйль наркология хезмәтен оештырган. 1977 елдан башлап 1998 елга кадәр ул Республика наркология диспансерының баш табибы, 1998 елдан башлап 2006 елга кадәр баш табиб урынбасары булып эшләде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәттәшләре һәм хезмәткәрләре Любовь Дмитрий кызының туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашалар. Хезмәттәшләре һәм укучылары күңелендә якты хәтер мәңгегә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International