Әлмәт шәһәренең «Татнефть» ААҖ медик-санитар өлешендә терапевтларның Казан мәктәбе кысаларында «Гастроэнтерологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән районара конференциясе узды. Семинарда Азнакай, Баулы, Лениногорск, Бөгелмә, Урыссу, Әлмәт район хастаханәләренең терапевтлары, гастроэнтерологлары, пульмонологлары, клиник фармакологлары катнаштылар.