Формаль булмаган шартларда Түбән Кама хастаханәләренең баш табиблары яшь белгечләр белән очраштылар. Быел Түбән Кама хастаханәләренә барлыгы 46 кеше эшкә урнашкан, шуларның 30ы – яшь белгечләр. Алар Пермь, Ижевск, Уфа, Казан, Әстерхан, Саратов һәм Дагыстаннан килделәр. Тиздән барлык яшьләр дә бушлай аренда торагы алачаклар. Ә түбәнкамалылар – көтеп алынган белгечләрне. Шулай, Кама Аланы хастаханәсенә терапевт, Түбән Камада балалар хастаханәсенә – акушер, эпидемиолог һәм җиде педиатр, өлкәннәр хастаханәсенә – 5 терапевт, 7 стоматолог, УЗИ-белгече, кардиолог, офтальмолог, хирург һәм травматолог килделәр.